Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

И алмасы алмасы, белегез, күп файдасы

Татар халкы элек-электән тәмле оригиналь ризыклар әзерли. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның яшәү рәвешенә бәйле. Татарлар элек-электән икмәк чәчкәннәр, шуңа күрә он, ярма ашлары әзерләгәннәр. Татар ашлары төрле камыр ризыкларына бай. Татар хуҗабикәләре кечкенә тортлар да, төрле татлы һәм тәмле өстәмәләр белән ябык һәм ачык зур бәлешләр дә пешерәләр.

21 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә Татар халык ашлары китабына күзәтү үткәрелде һәм “И алмасы алмасы, белегез, күп файдасы” исеме астында алма пирогы пешерү буенча мастер-класс үткәрелде. Соңыннан , әдәби чәйханәдә фикерләр алышынды.