Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Мәңге яшә, чәчәк ат син, Республикам минем Татарстан!

Мәдәният - ул халыкның җаны, күңел көзгесе. Безнең хезмәт - ул кешеләрне эштән соң ял иттерү, аларны үзара якынайту, яшь буынны тәрбияләү һәм рухи яктан баету. Мәдәният өлкәсе - матди кыйммәтләр белән бәяләнми, ул күңел кушуы, талант, матурлык өлкәсе. Эшчәнлегемдә китапханә каршында эшләп килүче "Ак калфак" хатын-кызлар берләшмәсенә йөрүче ханымнар бик зур ярдәм күрсәтеп, төрле чараларда актив катнашалар. Әле кичә генә үзенең 90 яшен тутыручы ветераныбыз Зөләйха апаны юбилее белән котлап кайткан булсак, бүген авыл җирлеге белән берлектә, районыбызда үткәрелгән чарада катнашып, йон эрләү буенча мастер-класс күрсәтеп кайттык.