Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

һәр музей гасырлар турында хәтер

Халыкара музейлар көне ел саен 18 майда билгеләп үтелә. Скульптура, рәсем сәнгате, көнкүреш һәм интерьер әйберләре, китаплар, тәңкәләр, табигый тарих һәйкәлләре коллекцияләре – ул күпгасырлык мирас, аның кыйммәте елдан-ел арта бара.  Музейга килгән һәр кеше үткән тарихын барлый, бүгенгене тирәнрәк аңлый, киләчәк турында уйлана. Музей хезмәткәрләре көне уңаеннан, Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсенә йөрүчеләр белән районның  туган якны өйрәнү музеенда йон эрләү буенча мастер-класс үткәрде. Тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау, аларны тагын да арттыру буенча максатчан эш алып баручы музей хезмәткәрләре музей белән якыннан таныштырып экскурсия ясадылар.