Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Без үз һөнәребез белән горурланабыз

26 март көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә Мәдәният хезмәткәрләре һәм Халыкара театр көннәре уңаеннан “Без үз һөнәребез белән горурланабыз" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге чарага, шушы өлкәдә хезмәт куйган, мөхтәрәм ветераннарыбыз һәм «Ак калфак» хатын-кызлар берләшмәсенә йөрүче ханымнар чакырылган иде. Мәдәният тормышка ямь өсти, кешелекне рухландыра, иҗади мөмкинлекләр ача. Бәйрәм уңаеннан үткәрелгән кичәбез күңелләргә яшьлек дәрте өстәсен иде дигән теләктә, ветераннарыбыз белән берлектә К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәреннән өзек күрсәтелде. Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Замалетдинов Ф.Б. ветераннарыбызны котлап изге теләкләрен җиткерде. Үзешчәннәребез изге теләкләрен матур җырлар аша бүләк иттеләр. Соңыннан, чәй табыны артында, ветераннарыбызның уй-кичерешләре аша җылы әңгәмә булды.