Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Әкият укып үсәбез

25 гыйнвар көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Күбәләк” балалар бакчасында “Әкият укып үсәбез” исемле балалар иртәсе үткәрде.”Кәҗә командасы”, “Камыр батыр” һәм башка китапларны бик яратып тыңладылар. Китап битләрен үзләре ачып рәсемнәрен карадылар. Китапханәчегә  кызыксындырган сорауларын биреп, төгәл  җаваплар алдылар.