Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Үз агачыңны утырт!

  15 октябрь көнне Хәтер көне уңаеннан  Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе, мәдәният йорты белән берлектә “Үз агачыңны утырт!” акциясенә кушылып һәйкәл һәм мәдәният йорты бакчаларына агач утыртуны оештырды. Бу акциягә ветеран китапханәчебез – Фаягөл апа да бик теләп катнашып, догалар укып теләкләрен теләде. Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларыбыз истәлегенә салынган һәйкәл янында  бер минутлык тынлык белән ветераннарыбыз искә алынды.