Балалар бакчасына йөрүче балалар кунакта булды
22 нче гыйнвар көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә “Күбәләк” балалар бакчасына йөрүче балалар кунакта булды. Китапханәче Газизова Р.Ш. Фоат Садриевның “Мактандылар” әсәре буенча әзерләнгән курчак театры аша балаларда зур кызыксыну уятты.