"Башыбыз чал, ә күңелебез яшь"
6 апрель көнне Үзәк авыл китапханәсендә «Башыбыз чал, ә күңелебез яшь» исемле күңелле шигърият кичәсе үткәрелде. Анда хөрмәтле пенсионерларыбыз җыелды. Китапханәче төрле авторларның шигырьләре язылган китап битләре белән карточкалар әзерләде. Һәр кунак чиратлашып карточканы алды һәм үзенә туры килгән шигырьне укыды. Аларның кайберләре тормыш турында тирән уйлану, ә кайберләре — күңелне нечкәртерлек күз яшьләре уятты. Чара азагында бергәләп бу шигырьләр һәм авторның үз юлларында укучыларга нәрсә әйтергә теләве турында фикер алыштык.