"ТукайныБергәләпУкыйбыз"
12 март көнне Үзәк авыл китапханәсендә «ТукайныБергәләпУкыйбыз» акциясе кысаларында Габдулла Тукайның «Бишек җыруы» шигырен онлайн укуга багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Чарага күренекле татар шагыйре иҗаты белән танышу өчен балалар һәм китапханәче җыелды.
Китапханәче катнашучыларга Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты, аның татар әдәбиятына керткән өлеше турында сөйләде. Аннары ул «Бишек җыруы» шигырен укыды, ә балалар әсәрнең матурлыгына һәм моңлылыгына сокланып, игътибар белән тыңладылар, аннары бу искиткеч шигырь темасына төрле-төрле матур рәсемнәр ясадылар.
Бу чара балаларга Габдулла Тукай иҗаты белән танышу һәм татар шигърияте дөньясына чуму өчен менә дигән мөмкинлек булды. Ул яшь тыңлаучыларның эстетик үсешенә генә түгел, мәдәни дөньяга карашын киңәйтүгә дә ярдәм итте.