"Күңелле һәм якты итеп Май чабуны ясыйбыз!"
Май чабу-Россиядә иң якты һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе, ул кышны озатуны һәм язны каршылауны символлаштыра. Бу бәйрәм бер атна дәвам итә, һәм һәр көннең үз традицияләре һәм йолалары бар.
19 февраль көнне Үзәк авыл китапханәсендә «Күңелле һәм якты итеп Май чабуны ясыйбыз!» дип аталган рәсем сәгате узды. Чара башында китапханәче балалар өчен квест форматында кызыклы биремнәр әзерләде. Мәсәлән, «Масленица» сүзен шифрларга, коймак ингредиентларын белдерүче хәрефләрдән сүзләр төзергә һәм китапларда хәрефләр буенча Май чабу атнасы ахырында тантаналы рәвештә яндырыла торган йола фигурасы сүзен табарга кирәк иде. Балалар биремнәрне энтузиазм белән үтәделәр һәм чара ахырында коймак, самовар һәм Май чабуның башка атрибутларын ясадылар.