"Ленинград блокадасы елъязмасы"
27 гыйнвар көнне Үзәк авыл китапханәсе «Ленинград блокадасы елъязмасы» исемле мемориаль чара үткәрде. Чара Үзәк урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен хәтер дәресе форматында оештырылды. Әлеге чара кысаларында документаль чыганакларга басым ясап, китапханәче Ленинград блокадасы турында киң танылган һәм аз билгеле фактларны сөйләдe. Аерым алганда, кыйммәтле тарихи артефактлар булган «Блокадалы Ленинград көндәлекләре» файдаланылды. Бу документлар ачлык, салкынлык һәм халыкның түзә алмаслык газаплары белән тулган чорның барлык куркынычларын җентекләп теркәп бара.