Узякская сельская библиотека - филиал № 18

"Фатих Әмирхан: үткән белән хәзерге заман арасындагы күперләр"

Фатих Әмирхан-татар әдәбияты тарихында күренекле эз калдырган танылган татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе. Ул татар халкының тормышын һәм мәдәниятен чагылдырган әсәрләр иҗат итеп, XX гасыр башы татар әдәбияты үсешенә зур өлеш кертә.

1 гыйнвар көнне татар әдәбияты классигы - прозаик, драматург, публицист, әдәби тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 140 ел тула. Бу көнне Үзәк авыл китапханәсендә Фатих Әмирхан истәлегенә багышланган «Фатих Әмирхан: үткән белән хәзерге заман арасындагы күперләр» дип аталган китап күргәзмәсе узды. Килүчеләр язучының төрле жанрдагы романнары, повестьлары һәм хикәяләре белән таныша алдылар. Күргәзмә татар әдәбиятының классик әсәрләрен өйрәнергә һәм Фатих Әмирханның тормышы һәм иҗаты турында күбрәк белергә уникаль мөмкинлек бирде.