"Талантлар вернисажы"
7 декабрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗат иткән "Талантлар вернисажы" күргәзмәсе ачылды. Биредә һәркайсы фантазия, хыял һәм табигатькә мәхәббәтне чагылдырган төрле кул эшләре тәкъдим ителде.
Китапханә барлык катнашучыларга һәм кунакларга күргәзмә белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерә. Мондый чаралар балаларның иҗади сәләтләрен үстереп кенә калмыйча, җәмгыятькә аларның проблемаларын яхшырак аңларга ярдәм итә.