Узякская сельская библиотека - филиал № 18

"Фәүзия Бәйрәмова дөньясы"

5 декабрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә күренекле татар язучысы Фәүзия Аүхәди кызы Бәйрәмованың 75 еллыгына багышланган күргәзмә-күзәтү ачылды.  Күргәзмәдә Фәүзия Бәйрәмованың китаплары тәкъдим ителде, алар укучыларга аның күпкырлы иҗаты белән танышырга мөмкинлек бирде. Монда инде билгеле булган әсәрләрне дә, күптән түгел генә басылып чыкканнарын да табарга мөмкин иде. Күргәзмә язучының бай мирасын күрсәтеп кенә калмады, татар әдәбиятына керткән өлешен дә ассызыклады. Фәүзия Бәйрәмова - әсәрләре укучыларны рухландыра һәм йөрәкләрне дулкынландыра торган автор.