Язучы, әдәбиятчы, педагог, әдәби тәнкыйтьче, ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиевның тууына 95 ел.
30 ноябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә күренекле татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына багышланган күргәзмә-күзәтү оештырылды. Күргәзмәдә Мөхәммәт Мәһдиевнең төрле елларда басылып чыккан китаплары тәкъдим ителде, аларның күбесе чын әдәби шедеврларга әверелде һәм татар әдәбиятының алтын фондына керде. Китапханә кунаклары бу басмаларны күреп кенә калмадылар, аларны карап чыктылар, эчтәлеге белән таныштылар һәм, бәлки, язучы иҗатының яңа якларын ачтылар.