Узякская сельская библиотека - филиал № 18

"Зирәклекнең алтын көзе"

Һәр кеше тормышында әби-бабайлар аерым урын алып тора. Алар - буыннар арасындагы җепләрне бәйләүчеләр, гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен саклаучылар. Аларның тәҗрибәсе һәм белемнәре безгә дөньяны һәм үзебезне яхшырак аңларга ярдәм итә.          

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Бу истәлекле көн уңаеннан Үзәк авылы китапханәсендә өлкәннәргә багышланган «Зирәклекнең алтын көзе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар арасында әби-бабайлар турындагы истәлекләре белән уртаклашкан, шулай ук аларның тормыш тәҗрибәсен чагылдырган әдәби әсәрләр бар иде. Күргәзмә өлкән буын турында җылы хатирәләрне саклап калу һәм гаиләдәге гореф-гадәтләрне әдәбият аша тапшыру максатын күздә тотты.