Узякская сельская библиотека - филиал № 18

"Драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына 130 ел"

Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтуллин (Таҗи Гыйззәт) 1895 елның 15 сентябрендә Татарстанның Барҗы-Омга авылында крестьян гаиләсендә туа. Балачактан заводларда да батрак булып та эшли. Аның татар драматургиясенә керткән өлеше бик зур. Татарстанның берничә шәһәрендә урамнарга аның исеме бирелгән, Әгерҗедә мәктәп һәм драматург музее эшли. Гыйззәтнең иҗаты актуаль булып кала, аның пьесалары театрларда куела.

15 сентябрь көнне танылган драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына 130 ел тулган булыр иде. Әлеге вакыйга уңаеннан, 17 сентябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә аның иҗатына багышланган китаплар белән күргәзмә - күзәтү оештырылды. Ул бөек останың иҗаты белән танышырга теләгән барлык театр сөючеләр өчен чын вакыйгага әверелде. Китапханәгә һәр килүче Таҗи Гыйззәт талантының яңа якларын ачты һәм аның әсәрләренең бүген дә ни өчен әһәмиятле булып калуын аңлады.