"Коррупция турында син нәрсә беләсең?"
Коррупция-вазифаи затларның үз вазифаларыннан явызларча файдалануы, ришвәтчелек һәм җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләренә зыян китереп файда алуга юнәлдерелгән башка законсыз гамәлләре.
Шуны истә тотарга кирәк: коррупциягә каршы барыбызга да бергә көрәшергә кирәк-бу безнең һәрберебезгә кагыла. Әгәр дә сез коррупция белән очрашкансыз икән, дәшмәгез — бу хакта махсус хезмәтләргә хәбәр итегез.
10 сентябрь көнне Үзәк авыл китапханәсе «Коррупция турында син нәрсә беләсең?» дигән темага онлайн-викторина үткәрде. Чара коррупциягә каршы көрәшнең мөһим проблемасына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде. Викторинада катнашучылар сорауларга җавап бирделәр һәм мәкальләр белән бәйле биремнәрне чиштеләр, анда ахырын коррупция турында дөрес сайларга кирәк иде.