Язучы һәм драматург, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел.
25 август көнне Туфан Миңнуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәр иде. Ул талантлы язучы һәм драматург була, аның әсәрләренә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Әлеге вакыйга уңаеннан 24 август көнне Үзәк авыл китапханәсендә өлкәннәр өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Килүчеләр Миңнуллинның иҗаты, аның тормышына һәм әдәби эшчәнлегенә багышланган әдәбият белән таныша алдылар