Узякская сельская библиотека - филиал № 18

"Наркомания-бер якка билет"

Наркотиклар-эйфория халәтен, ияләшүне һәм бәйлелекне китереп чыгара торган куркыныч матдәләр. Алар организмның барлык системаларын җимерүче агулар кебек эш итә.

20 июнь көнне Үзәк авыл китапханәсендә «Наркомания-бер якка билет»дигән кисәтү дәресе үткәрелде. Чара балалар өчен оештырылган иде. Дәрестә балалар наркомания нәтиҗәләре белән бәйле фотосурәтләр күрделәр. Китапханәче наркотикларның зыяны, аларның бәясе һәм кешенең тышкы кыяфәтенә йогынтысы турында сөйләгән.Балалар наркотикларның файда китермәвен, ә зыян гына китерүен белделәр. Аларга утыру җиңел, ә баш тарту бик кыен.Балалар сәламәт яшәү рәвеше һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту — сәламәт һәм бәхетле тормышка юл икәнен аңладылар.