"Кече Ватан вакыйгаларда һәм йөзләрдә"
Без туган һәм үскән урын-безнең кече Ватаныбыз. Ул безнең дөньяны ничек кабул итүебезгә йогынты ясый, характерыбызны һәм тормышка мөнәсәбәтебезне формалаштыра. Бу тирәдә үскән кешеләр еш кына туган якларының горурлыгына әвереләләр. Аларның казанышлары тирә-юньдәгеләрне рухландыра һәм үрнәк булып тора.
16 май көнне Үзәк авыл китапханәсендә «Кече Ватан вакыйгаларда һәм йөзләрдә» дип исемләнгән туган якны өйрәнү әңгәмәсе үткәрелде, анда туган якның тарихы һәм кешеләре турында сүз барды. Очрашуда катнашучылар Теләче районының казанышлары һәм үз җирләренә тугрылыклары белән дан казанган күренекле кешеләре белән таныштылар,һәм интеллектуаль туган якны ойрәну уенында катнаштылар.Анда алар Ватан турындагы белемнәрен тикшерделәр.