"Рус табигатенең матурлыгы"
Россиянең табигате-үзенең матурлыгы һәм төрлелеге белән таң калдыра торган чын хәзинә. Биредә иксез-чиксез тигезлекләрне, мәһабәт тауларны, кар белән капланган түбәләрне, матур курортларны һәм куе урманнарны күрергә мөмкин.
8 май көнне Үзәк авыл китапханәсендә "Рус табигатенең матурлыгы" дип аталган слайд-сәяхәте булып узды. Китапханәче балаларны Россиянең кызыклы һәм матур урыннары белән таныштырды. Китаплар һәм китаптагы Рәсәй картасы ярдәмендә алар аның күлләре, таулары һәм башка табигый байлыклары турында тагын да күбрәк белә алдылар.