"Сәламәт яшәу рәвешенә юл"
Сәламәт яшәү рәвеше-вакытлы карар түгел, ә аңлы сайлау. Көн саен зарарлы гадәтләрдән баш тарту-димәк, озак, бәхетле һәм энергияле тормышка инвестицияләр салу. Сәламәтлек турында бүген үк кайгырта башларга, иртәгә тормышның барлык шатлыкларыннан ләззәт алырга кирәк. Сәламәтлек — акчага сатып алып булмый торган иң кыйммәтле ресурс. Аны сакларга кирәк, һәм ул сезгә озак еллар тулы канлы һәм бәхетле тормыш бүләк итәчәк.
30 апрель көнне Үзәк авыл китапханәсендә «Сәламәт яшәү рәвешенә юл» дигән кызыклы уйлану сәгате үткәрелде. Яшүсмерләр сәламәт яшәү рәвешенең нинди өстенлекләр бирүе һәм ни өчен аны саклау мөһим булуы турында фикер алыштылар. Чара ахырында алар сәламәтлек турында кызыклы анкета уздылар.