"Ватанның өч төсе"
Россия Федерациясе флагы-киңлеге буенча тигез булган өч горизонталь полосадан торган турыпочмаклы тукыма ул. Өске полоса — Ак, уртасы — зәңгәр, ә аскысы — Кызыл.
17 апрель көнне Үзәк авыл китапханәсендә танып-белү информацион «Ватанның өч төсе»дип аталган калейдоскоп узды. Чара барышында Үзәк урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Россия флагы турында күп яңалыклар белделәр. Алар аның тышкы кыяфәтенең тарих дәвамында ничек үзгәрүен, флаг төсләренең нәрсә аңлатуын — ак, зәңгәр һәм кызыл, һәм ни өчен нәкъ менә бу төсләрнең Дәүләт флагы өчен сайлануын белделәр.Очрашу ахырында укучылар китапханәче белән бергә Россия Федерациясе Гимнын башкардылар.