Узякская сельская библиотека - филиал № 18

"Әйдәгез хәтерлик"

11 апрельдә без әһәмиятле датаны — Халыкара нацист концентрацион лагерьлары тоткыннарын азат итү көнен билгеләп үтәбез. Бу көн безгә 1945 елның 11 апрелендә булган Бухенвальд концентрацион лагеренда тоткыннарның баш күтәрүен искә төшерә. Баш күтәрү барышында тоткыннар 800дән артык сакчыны җиңә алган. 13 апрельдә лагерь янына америка гаскәрләре килгәч, ул азат ителә. Барлыгы 21 меңнән артык кеше коткарылган, алар арасында 914 бала булган.

11 апрель көнне Үзәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Әйдәгез хәтерлик " дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрелде. Укучылар тоткыннардан яралы немец офицерлары өчен кан алуларын, фашистларның балаларга карата рәхимсез мөгамәлә итүләрен, аларны ачлыктан елатуларын белделәр. Шулай ук укучылар Бухенвальдның ирләр лагере булуы турында таныштылар. Һәр тоткын бер көн эчендә немец телендә үз номерын өйрәнергә тиеш булган. Бу номер аның исеме булып киткән. Беркем дә мондый коточкыч вакыйгаларның кабатлануын теләмәс иде. Чара ахырында концлагерь тоткыннары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.