Узякская сельская библиотека - филиал № 18

Дания язучысы-әкиятчесе Ханс Кристиан Андерсенның тууына 220 ел

2 апрель көнне Ханс Кристиан Андерсенның тууына 220 ел тула. Ханс Кристиан Андерсен - Дания язучысы һәм сәяхәтчесе, 30 дан артык илдә булып кайткан. Аның әкиятләре классикага әверелде һәм әлегә кадәр бөтен дөнья буйлап балаларны һәм өлкәннәрне илһамландыра.

Әлеге көн уңаеннан Үзәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә китапханәче әкиятче – язучы, әкиятләре балалар арасында популяр булган Андерсен турында мәгълүмат сәгате үткәрде. Укучылар аның тормышы һәм иҗаты турында бик күп яңалыклар белделәр, шулай ук зур кызыксыну белән аның әкиятләрен укыдылар. Чара ахырында балалар авторның әкиятләре укучыларны игелеккә, мәхәббәткә, шәфкатьлелеккә өйрәткәнен аңладылар.