"Сәламәт булу – абруйлы!"
Сәламәтлек - бездә булган иң кыйммәтле әйбер, һәм аны саклап калуның күп төрле ысуллары бар. Мәсәлән, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, чыныгу. Чыныгу организмга температура үзгәрешләренә җайлашырга ярдәм итә һәм иммунитетны ныгыта, ә даими физик активлык тәнне ныгыта, кан әйләнешен яхшырта.
19 март көнне Үзәк урта мәктәбендә 8 класс укучылары өчен китапханәче «Сәламәт булу – абруйлы!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Мәгълүмат сәгате барышында презентация күрсәтелде, анда укучылар яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең файдасы турында күп фактлар белделәр, гади кагыйдәләрне үтәү тормыш сыйфатын сизелерлек яхшыртуын, кешене активлаштыруын ачыкладылар. Дәрес нәтиҗәле, кызыклы үтте һәм укучыларны тормышларын уңай үзгәрешләргә рухландырды.