"Мин йөрәгем белән тыңлыйм"
Гарип кеше , безнең кебек үк, Җирдә яшәүче иң гади кеше. Ә сәламәт кеше хәтта коляскалы кешене күреп куркуы да бар. Ә бит коляскалы кеше, мәсәлән, баскетбол буенча дөнья чемпионы яки танылган җырчы. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бик көчле мораль һәм физик яктан. Алар беркайчан да бирелмиләр һәм алга таба гына баралар.Мондый кеше белән горурланырга һәм аңа хөрмәт белән карарга кирәк, чөнки, мәсәлән, аларда, мәсәлән, тәннең ниндидер өлешләре булмаса да, тик алар көн саен без эшләгән эшләрне эшли.
19 февраль көнне Үзәк авыл китапханәсендә китапханәче сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган "Мин йөрәгем белән тыңлыйм" дип аталган күргәзмә-күзәтү оештырды.Күргәзмәдә андый кешеләр , аларның тормышлары бер мизгелгә язмыш сынавына әверелгәне турында китапар курсәтелде. Бу китапларда рухи-физик яктан көчле кешеләр турында язылган иде.