"Макароннан кар бөртеге"
Макароннар, макароннар... Мондый кызыклы эшне алардан нәрсә эшләп була соң? Уйлап таптым! Кар бөртеген ясап була. Ә ул җиңел һәм гади эшләнә, бары тик җилем һәм макароннар үзләре кирәк.
15 февраль көнне Үзәк авыл китапханәсендә китапханәче макароннан матур кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс оештырды.Беренче чиратта, катнашучылар бер-берсенә, аннары уртага ике макарон ябыштыра башладылар.Алар ашыкмый гына ябыштылар, пөхтә итеп ябыштылар һәм 30 минуттан соң кар бөртеге әзер иде. Кар бөртегенә атлас тасмасы тактылар. Кар бөртеген алар китапханәдә калдырдылар, аннары икенче Яңа елга кадәр аны чыршыга элеп куя алсыннар өчен.