"Толерантлык-киләчәккә юл"
Толерантлык - ул безнең дөнья мәдәниятләренең бай күптөрлелеген, кеше индивидуальлеге рәвешләрен дөрес аңлау, хөрмәт итү. Толерантлык күрсәтү - кешеләрнең тышкы кыяфәтләре, торышы, мәнфәгатьләре, үз-үзләрен тотышы һәм кыйммәтләре белән аерылып торуын һәм дөньяда яшәү хокукына ия булуын тану дигән сүз. 15 гыйнварда Үзәк авыл китапханәсендә Үзәк урта мәктәбе яшүсмерләре өчен “Толерантлык –киләчәккә юл” дигән кызыклы дәрес узды. Чара башында алар "толерантлык" термины турында, ул нәрсәне аңлата һәм ни өчен толерантлык күрсәтү безнең заманда бик мөһим икәнен белделәр.