“Гаилә - күңел хәзинәсе"
21 декабрь көнне күп балалы гаилә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 25 декабрь көнне Үзәк авыл мәдәнияте йортында күп балалы гаиләләр белән “Гаилә - күңел хәзинәсе” дигән очрашу узды. Үзәк авыл китапханәсе чәй табыны әзерләде, анда гаиләләр кайчан туган, гаиләдә беренче бала кем булган һәм бүгенге көндә аларның ничә баласы барлыгын сөйләделәр. Чара бик күңелле һәм кызыклы узды.