Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю борынгыдан килгән күркәм йолабыз

 Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю борынгыдан килгән күркәм йолабыз. Яшь киленнәр сабантуй батырына дип сөлгеләр чиккәннәр. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр. Матур сөлге батыр иңенә салынганчы, колгада җилфердәп, аңа дан җырлап торган. Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән инде, минемчә. Сабантуйның бөтен халык бәйрәме булуын ишарәләгән. Ни кызганыч, бу күркәм йолаларыбыз берәм-берәм гасырлар тузанына күмелеп, югалып баралар. Шуңа да Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге хезмәткәрләре коллективларының һәр елны сөлге җыюны оештырулары хуплауга, яклауга лаеклы гамәл.  Быел да алар, 1 июнь көнне, Олы Нырсы авылына Сабантуй рухын алып керәчәкләр.