Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

Бөтендөнья әйләнә – тирә мохит көне.

Бөтендөнья әйләнә – тирә мохит көне-ел саен 5 июньдә билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм. Әйләнә-тирә мохит көне бөтенләй юкка гына Бөтендөнья көне дип аталмаган. Аны, чыннан да, экологияне саклау проблемасын күптән аңлаган барлык алга киткән илләрдә билгеләп үтәләр. Бары тик бөтен дөнья белән берләшеп кенә, имин әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә уңышка ирешеп була. Традиция буенча авылларда әлеге вакыйгага багышланган чаралар узды.