Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

" Музейлар-сәнгать хәзинәләре "дип исемләнгән күргәзмә

18 майда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Олы Нырсы китапханәсендә " музейлар-сәнгать хәзинәләре «дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәдә Татарстан музейлары буенча әдәбият куелган. Музейлар туган якны өйрәнү, әдәбият, театр, тарих, табигать фәннәре, тематик һәм башка төрләргә бүленә, шуңа күрә алар төрле өлкәләрдәге профессионаллар өчен дә, гади халык өчен дә, шул исәптән балалар өчен дә әһәмиятле.. Чарада катнашучылар илебезнең тарихи үткәнен белү, истә тоту, бәяләү һәм хөрмәт итү өчен танып белү сәгатендә катнаштылар. Интеллектуаль әңгәмә барышында балалар иң атаклы һәм тарихи-сәнгать музей-тыюлыгы турында белделәр. Танып-белү сәгате азагында балалар дөньяның иң яхшы музейлары буйлап виртуаль тур ясадылар һәм каникулларда әти-әниләре белән бергә булган музейлар турында үз хикәяләре белән уртаклаштылар.