Татар шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан китапханәдә әдәби викторина
Күренекле татар шагыйре, әдәбиятчысы һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай турындагы истәлекне Россиядә һәм башка бик күп илләрдә саклыйлар. Кыска гына гомерендә ул милли әдәбият үсешенә зур йогынты ясаган мирас калдыра алган. Татар шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан китапханәдә әдәби викторина узады. Чара барышында балалар бөек шагыйрьнең биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар, шулай ук шигырьләр укылды. Чара ахырында Г.Тукайның «Туган тел»җыры яңгырады.