Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

«Терроризм–тормыш өчен куркыныч» дип исемләнгән әңгәмә

22 ноябрь көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе балалар белән «Терроризм–тормыш өчен куркыныч» дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Хәзерге вакытта террорчылык дөньяда кешелек иминлегенә янаган төп куркынычларның берсе булып тора. Әңгәмәдән балалар террорчылыкның нәрсә икәнен, аның төрләрен һәм максатларын белделәр. Соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшерделәр. Балаларга ни өчен терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү һәм шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатылды.