Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

7 сентябрь көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе укучылар белән әңгәмә үткәрде

7 сентябрь көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе укучылар белән әңгәмә үткәрде. Бу очрашу балаларны китапханәгә җәлеп итү һәм укуны алга җибәрү максатында үткәрелде. Балалар формулярның нәрсә икәнен һәм китапханәдә нинди китаплар булуын белделәр. Нәни укучыларга биредә китаплар һәм журналлар гына сакланып калмыйча, төрле чаралар: әдәби кичәләр, уеннар, конкурслар, викториналар, әңгәмәләр һәм башкалар уздырылуы, шулай ук китап күргәзмәләре оештырылуы турында сөйләделәр. Очрашу балаларга бик нык тәэсир итте, һәм шул ук көнне яшь укучылар үзләре белән кызыклы китаплар алдылар!