Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

“Аулак өй- көрәш “ төбәкара проекты

22 июль көнне  Теләче районының  “ Туган авыл”  күңел ачу комплексында “Аулак өй- көрәш “  төбәкара проектының ярышы булып үтте. Анда районыбызның  Олы Нырсы авылыннан  “Сабировлар нәселе” командасы катнашты. Әлеге бәйге  4  өлештән торды. Беренче өлештә командалар үзләре белән таныштырды. Икенче өлештә   бирелгән сүзләрдән шигырьне  төзеп,авторын,исемен атарга тиеш булды.Өченче өлештә татар халкының йолаларын күрсәтергә бирелгән  иде. “Сабировлар нәселе”  командасы әлеге өлештә “ Сандык тутыру” йоласын күрсәттеләр.Соңгы турда татар әдәби классикларының  әсәрләренең бирелгән кыска өлешләрен укып аның исемен,авторын  атарга тиеш иде.Конкурс нәтиҗәләре буенча әлеге гаилә “Буыннар кайтавазы” номинациясендә диплом белән бүләкләнде.