Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

Һәйкәл- обелискны ачу тантанасы

Бүген, 8 май көнне Теләче районы Кече Нырсы авылында зур тантана- ил азатлыгын яклап сугышкан авылдашларының якты истәлегенә һәйкәл- обелискны ачу тантанасы булып үтте. Чыннан да, бу-бик зур тантана. Ачы югалтулар, әрнүле үкенечләр һәр гаиләгә кагылган, йөрәкләргә мәңгелек яра салган.  Шушы мемориаль тактада Бөек Ватан сугышында һәләк булган, сугыштан кайтып вафат булган авылдашларның исем-фамилияләре язылган. Шактый зур исемлек. Кече Нырсы авылыннан асылдан-асыл 138 ир-ат сугышка  китеп, шуларның  57се туган якларына әйләнеп кайта.  Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, 81 авылдашыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алма­ды. Алар еракта  тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп ятып  калганнар.Бүген инде исән кайтканнары да берсе дә исән түгел.