1 май-бердәмлек көне
Май бәйрәмнәрендә балалар, өйдән-өйгә кереп, йомырка җыя. Олылар бу чарага алдан әзерләнә. Йомыркалар буйый. Кәнфит, башка тәм-том да әзерли. Теләкләр тели-тели, илләр тыныч булсын, игеннәр уңсын дип, сәламәтлек сорап, балаларга күчтәнәчләрен тапшыра. Кемдер аны, руслардан килгән йола, ди. Тик йомырка җыю бәйрәме электән күп татар авылында узган. Иң мөһиме — ул балаларны берләштерә, татулыкка өнди