Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

"Бабама Җиңү өчен рәхмәт!" исеме астында кул эшләре конкурсы

 

 6 май көнне Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Олы Нырсы авылы китапханәчесе  укучы балалар  белән "Бабама Җиңү өчен рәхмәт!" исеме астында кул эшләре конкурсы үткәрде. Конкурсның төп максаты - үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, балаларда һәм яшьүсмерләрдә Бөек Ватан сугышы тарихы белән кызыксыну уяту, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү иде.