Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

2 апрель көнне Олы Нырсы авылында « Карга боткасы» бәйрәме узды

2 апрель  көнне Олы Нырсы авылында « Карга боткасы» бәйрәме узды.Борынгы заманда кешеләр язны канат очларында карлыгачлар китерә дип уйлаганнар. Шуңа күрә, кар эри башлагач һәм беренче инешләр барлыкка килгәч,  «Карга боткасы» бәйрәме оештырыла. Безнең көннәрдә дә бу традицияләр тере. Ишегалдында махсус ритуаль сүзләр, чакырулар, җырлар, уеннар, биюләр белән йола кашы — карга боткасы пешерелде! Бәйрәм төрле уеннар, күңел ачулар белән үрелеп барды. Ботка пешерелгәндә, татар халык уеннары уйналды: «Түбәт, Йөрзек салыш,Мәче, тычкан, Очты, очты». Шул арада ботка да килеп җитте! Әлбәттә, ботка белән күчеп йөрүче кошларны да сыйлаганнар.