«Коррупциясез киләчәк төзибез» дип исемләнгән китап күргәзмәсе
16 марттан 19 мартка кадәр Олы Нырсы авыл китапханәсендә укучылар өчен «Коррупциясез киләчәк төзибез» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә китап укучылар коррупция төшенчәләре, аның төрләре һәм формалары, шулай ук илебездә коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән чаралар белән таныштыручы мәгълүмати материаллар урнаштырылды. Шулай ук күргәзмәдә рус язучыларының ришвәтчелек һәм урлау темасына кагылышлы әдәби әсәрләр белән танышырга мөмкин