Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан КВН

8 март көнне, Олы Нырсы авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан КВН үткәрелде.Гүзәл затларыбыз ике командага бүленеп үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Һәр команда үз исемнәрен сайлагач, биремнәр үтәделәр. Мәзәкләр дә сөйләделәр, шигырьләр дә, җырлар да башкардылар, аш-суга булган осталыкларын да күрсәттеләр. Биремнәрне үтәгән арада бәйрәмне матур җырлар белән бизәделәр.Жюри дә бик көчле иде. Бәйрәм ахырында җиңүче команда билгеләнде.Бәйрәмебез күңелле үтте.