Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

“ Мин бәхетле шигъри җанлы булып туганыма” дип исемләнгән әдәби музыкал кичә

10 март көнне Олы Нырсы мәдәният йортында китапханә белән берлектә шигъри җанлы кунагыбыз җырчы –шагыйрә Сиринә Гатиятова белән “ Мин бәхетле шигъри җанлы булып туганыма” дип исемләнгән әдәби музыкал кичә үткәрелде. Сиренә апа Гатиятованың 2021 нче елда соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләре,җырлары тупланылып “Гомерем келәме” –дип исемләнгән китабы басылып чыкты.Кичәбез әлеге китаплардан алынган матур шигырьәр белән үрелеп барды.