“Туган телем -татар теле”- дип исемләнгән чара үткәрде
22 февраль көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре “Туган телем -татар теле”- дип исемләнгән чара үткәрде. Чара барышында татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык аваз иҗаты турында әңгәмә алып барылды.Татар халкының гореф - гадәтләре,милли йолалары ,киемнәре, ризыклары ,уеннары телгә алынды.Әңгәмә “Җомак әйтәм- җавап тап!” табышмакларга җавап табу белән тәмамланды. Чара балаларга бик ошады.