Бөтендөнья юл һәләкәтләрендә һәлак булучыларны искә алу
19 ноябрь көнне, Бөтендөнья юл һәләкәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары китапханәче белән берлектә җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска чакырылган агитация листовкалары әзерләп җәяүлеләргә тараттылар.