“Карга боткасы” бәйрәме оештырдылар
29 март көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хуҗиәхмәтова З.Г., мәдәният йорты директоры Гимранова Г. белән берлектә “Карга боткасы” бәйрәме оештырдылар. Бәйрәм урамда, мәдәният йорты каршындаузды. Бу чара традицион рәвештә ел саен үткәрелә. Ел саен бәйрәмгә килүчеләрдә арта: укучы балалар, ясле-бакча балалары, авыл халкы. Китапханәче бу көннең ничек барлыкка килүен аңлатып узды. Катнашучылар биеделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм табышмаклар, мәкальләр әйтештеләр. Шул арада казанда ботка да пеште, самоварда чәй дә кайнап чыкты. Бәйрәм бик күңелле үтте.