"Әби-бабаларыбызның йолалары"
Татар халкының гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләре, бай тарихы һәм үзенчәлекле мәдәнияте бүген дә халык күңелендә яши. Безнең изге бурыч – бу кыйммәтле хәзинәне югалтмыйча, киләсе буыннарга тапшыру. Без бабаларыбыз салган изге юлдан атлыйбыз, шуңа күрә аларның мирасын хөрмәтләү, телебезне саклау, гореф-гадәтләребезне балаларга өйрәтү – һәрберебезнең изге бурычы булып тора. Шул уңайдан, 28 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Әби-бабаларыбызның йолалары” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. «Кеше – ике яңалык арасындагы күпер», — диләр. Ә безнең күперебез нык һәм ышанычлы булсын өчен, аның тамырларын, тарихын һәм гореф-гадәтләрен онытмыйча, саклап калу бик мөһим.