«Язган гомер, булмасын күмер».
18 нче январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында «Язган гомер,
булмасын күмер» исеме астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.
Наркомания – хәзерге заманның төп әфәтләрнең берсе. Әлеге чараның төп
максаты - яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә
тискәре караш булдыру. Сөйләшүне мәдәният хезмәткәрләре алып барды. Алар
яшьләргә наркотик матдәләрнең организмга зыяны хакында аңлаттылар һәм
кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.